Милли проектлар
13 февраль 2023, 06:55

Эш белән ярдәм итәләр

   Башкортстстанда сәламәтлеге чикле булган 175 кеше социаль тәэсир проектларын тормышка ашыру кысаларында эшкә урнаштырылачак.

Эш белән ярдәм итәләрЭш белән ярдәм итәләр
Эш белән ярдәм итәләр

   Башкортстстанда сәламәтлеге чикле булган 175 кеше социаль тәэсир проектларын тормышка ашыру кысаларында эшкә урнаштырылачак.

   Уфада, эш бирүчеләр белән берлектә, ярдәмгә мохтаҗ категорияле кешеләрне эшкә урнаштыруның яңа механизмын тормышка ашыру турында сөйләшү үтте. Исегезгә төшерәбез, дәүләтебез “Демография” милли проекты кысаларында бу уңайдан зур эш алып бара. Шуларның берсе – 2034 елга илдә хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкырга киметү.

   -Федераль проект төбәкләрдә социаль бурычларны үтәү һәм үсеш милли максатларына ирешүгә юнәлтелгән. Безнең республика аны актив рәвештә төбәк практикасына кертәчәк,- ди бу уңайдан БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лира Игтисамова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас