

Юл хәрәкәтен оештыру үзәгендә (кыскача ЦОДД) (ул Башкортстан буенча бер атна элек ГИБДД МВД идарәлеге бинасында эшли башлады) интеллектуаль транспорт системасын төзиләр. Аның элементлары Уфа агломирациясе территориясендә кертелә башлаган инде.
Атап әйткәндә, Үзәк өчен яңа программа сатып алынган. Хезмәткәрләр камера объективына эләгүчеләрнең хәвефсезлек каешын эләктермәве, водительнең телефоннан сөйләшеп баруы кебек хокук бозуларга игътибар юнәлткәндә, әлеге программа тизлек режимын бозу очракларын автоматик рәвештә ачыклап торачак. Интеллектуаль транспорт сиситемасын үсештерүнең алдагы этабы рульдә утыручының йөзен тану комплексларын кертү булачак. Алар Мәскәүдә эшли инде.
ЦОДД җитәкчесе Мансаф Низакаев сүзләренә каранада, яңа системаны тулысынча 2024 елда кертәчәкләр.
Бүгенге көндә Уфаның мөһим урамнарында 50 интеллектуаль светофор урнаштырылган. Быел аларның саны тагын 51гә артачак. Әлеге светофорлар трафик тыгызлыгын, хәрәкәт тизлеген билгели һәм утларның берсеннән-берсенә күчү алгоритмын үзаллы көйли. Шул рәвешле юлда тыгыннар булуны кисәтә.
Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасы ил президенты Владимир Путин указына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла.
Шундый ук системаны Стәрлетамак агломирациясендә дә булдыруга заявка җибәрелгән.