

Уфада җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Парклар һәм скверлар яңартылганда сыйфатлы, уңайлы һәм имин мохит булдыру өчен комплекслы алым кулланыла.
Исегезгә төшерәбез, узган ел шәһәрдә 12 җәмәгать урыннары үзгәрде, шул исәптән Дим паркы, янындагы территориясе һәм скверы белән Дан бульвары, Совет мәйданы, Медицина батырлыгы аллеясы һ. б.
Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, 2023 елда башкалада тагын да күбрәк җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла. Аерым алганда, территорияне комплекслы төзекләндерү һәм профессиональ ландшафт дизайнерларын җәлеп итү белән 14 яңа тематик аллея барлыкка киләчәк.
- 450 еллыкка 45 мең эре агач һәм куак утыртырга планлаштырабыз. Гамәлгә ашырасы бурычлар амбицияле, әмма ирешеп була, – дип ассызыклады Уфа мэры.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты җәмәгать урыннарын тәртипкә китерүдә яхшы ярдәм булып тора. Әлеге милли проектлар РФ президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алган иде.