Милли проектлар
10 февраль 2023, 06:21

Яңа җиһаз кайтты

Яңа җиһаз кайттыЯңа җиһаз кайтты
Яңа җиһаз кайтты

Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләргә хәзер Уфага онкодиспансерга барып йөрергә түгел. 

Октябрьский шәһәре халкы хәзер 1 нче шәһәр хастаханәсенең онкология бүлегендә хәзер югары квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкин. Күптән түгел анда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында заманча эндоскопик комплексы кайтты.

Онкология бүлеге мөдире Таһир Ишморатов заманча эндоскопик комплекс шешнең патологияләренә, аерым алганда, карын куышлыгына, аз инвазив ысул белән, ягъни махсус инструментлар ярдәмендә кечкенә тишекләр аша операция ясарга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

"Процедура пациентның җәрәхәтләрен киметә, операциядән соң тишелгән урынны дәвалау күпкә тизрәк, һәм берникадәр вакыттан соң ул пациент тәнендә сизелми дә диярлек», - дип аңлатты ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас