

Русия Президенты В.Путин кушуы буенча барлыкка килгән илкүләм проект буенча Башкортстанда 330 меңнән артык кеше сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителгән.
Узган ел республикада «Чиста су» төбәк программасы кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының дүрт су белән тәэмин итү объекты файдалануга тапшырылды. Соңгы дүрт елда Башкортстан үзәкләштерелгән су системаларыннан эчәргә яраклы су белән тәэмин итүне арттырды (халыкның 88,9%), дип хәбәр итә төбәкнең ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.
"Чиста су" программасы башланганнан бирле сигез объект төзелгән, шуларның дүртесе 2022 елда – Стәрлетамак, Чакмагыш, Уфа һәм Краснокама районнарында. Чакмагыш авылында суүткәргеч һәм канализация торбаүткәргечләр яңартканнар, машина залын гидроизоляцияләделәр, икенче лифт насос станциясенең түбәсен ремонтлаганнар. Гомум алганда, сыйфатлы эчә торган су проекты буенча районның 13 меңнән артык кешесе тәэмин ителәчәк.