Милли проектлар
10 февраль 2023, 03:12

Аскарда парк төзекләндерелә

Аскарда парк төзекләндереләАскарда парк төзекләндерелә
Аскарда парк төзекләндерелә

Башкортстанның Аскар авылында «Курай» мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү узган ел «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча башланган иде. Белгечләр эшләрнең беренче этабын төгәлләделәр, дип хәбәр итә төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.

Беренче этапта халык өчен пляж һәм пикник зоналары булдырылды. Территория сакланган һәм видеокүзәтү астында. Шулай ук анда фонарьләр яна, учак ягып ял итү зонасы өчен өч беседка урнаштырганнар.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсе — шәһәр йортары алларында уңайлыклар булдыру. Илкүләм проект халыкны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күз уңында тота.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы муниципалитетларга киләчәктә төзекләндерүгә матди ярдәм алырга мөмкинлек бирә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас