Милли проектлар
9 февраль 2023, 04:25

Шәһәр төзелә икән, димәк ул яши

Стәрлетамак шәһәрендә торак төзелеше 2022 елгы күрсәткечләрдән узып киткән.

Шәһәр төзелә икән, димәк ул яшиШәһәр төзелә икән, димәк ул яши
Шәһәр төзелә икән, димәк ул яши

«Торак күләме буенча без 2021 ел күрсәткечләрен сизелерлек арттырдык», - ди Стәрлетамак мэры.

Стәрлетамак шәһәрендә төзелеш тармагын үстерү буенча 2022 елга йомгак ясалды, дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында бу т шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов.

Ул һәр муниципалитет файдалануга тапшырылган торакның күләме һәм сыйфаты карап бәяләнә, ди.

"Әгәр шәһәр төзелә икән, димәк ул яши. Стәрлетамакта барсы да яхшы. Торак күләме буенча без 2021 ел күрсәткечләрен узып киттек. Узган ел без 94 мең квадрат метр, 2021 елда – 65 мең квадрат метр файдалануга тапшырган идек, - дип билгеләп үтте Стәрлетамакта төзелеш тармагын үстерү буенча утырыш барышында Рөстәм Газизов. - 2022 елда без алданган өлешчеләр проблемасын кузгаттык».

Аерым алганда, узган ел алданган 64 өлешче үз фатирларыннан ачкычлар алган. Һәм бу төзүчеләр, архитекторлар, проектлаучылар һәм төзүчеләрнең уртак эшенең бер өлеше генә, дип өстәде Стәрлетамак мэры.

Моннан тыш, узган ел «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә республиканың Яр буе микрорайонында юл төзелгән.

Милли проектлар - хәзерге чынбарлыкта төзелеш тармагын үстерүдә мөһим корал, дип саный Рөстәм Газизов.

«Бүген Стәрлетамакның төзелеш тармагы алдында ирекле төзелеш мәйданнарын эзләү, аларда инженерлык инфраструктурасын тәэмин итү, файдалануга тапшырыла торган торак күләмен арттыру, торакны реновацияләү, булган юлларны ремонтлау һәм төзү бурычлары тора. Куелган бурычларга ирешү өчен төрле инструментлар кулланачакбыз. Шул исәптән илкүләм проектларда, федераль программаларда катнашу, территорияләрне комплекслы үстерү механизмын куллану», - дип йомгак ясады Стәрлетамак мэры.

Чыганак: oktyabrmiyaki.ru

Рөстәм Газизовның Телеграм-каналы

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас