Милли проектлар
9 Февраля 2023, 07:39

Кече шәһәрләрдә яшәү уңайлы

2023 елда Агыйдел, Дүртөйле, Ишембай, Мәләвез һәм Яңавыл районнары заманча уңайлы җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен федераль казнадан 435 миллион сум акча алачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кече шәһәрләрдә яшәү уңайлыКече шәһәрләрдә яшәү уңайлы
Кече шәһәрләрдә яшәү уңайлы

Чөнки алар кече шәһәрләрдә һәм тарихи авылларда уңайлы мөхит тудыру проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче булдылар. Бу конкурс 2019 елдан алып ел саен үткәрелә. Анда республиканың 27 проекты җиңү яулады, ул шәһәрләрне төзекләндерү өчен 2 млрд 264 млн сум акча юнәлтелде. 2023 елда Русия Хөкүмәте җиңүче шәһәрләргә 7 млрд сум акча бүләчәк. Проектлар анда яшәүчеләрнең катнашлыгында эшләнә һәм ихтыяҗлары исәпкә алына.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас