

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проектының “Өлкән буын” программасы кысаларында интернетта тәрбияләнүче өлкән яшьтәгеләр вакытларын файдалы үткәрә. 2023 елда “Халык курчагы календаре”на старт биргәннәр. Ел дәвамында программада катнашучылар чүпрәктән курчаклар ясаячак. Шулай ук, саф һавада кышкы уеннар үткәргәннәр.
“Картлык шатлык” исемле хәйрия фонды проектына ярашлы “оныклар”ыннан хатлар һәм посылкалар да алалар икән. Яңа “оныклары” белән чын күңелдән аралашалар. Әйтик, бер әбигә “оныгы” Юлия язлырган журнал килә.
“Безнең тәрбияләнүчеләр үзләренә яңа дуслар тапканга ике ел булды инде, - дип язалар интернатның рәсми битендә. – Әбиләр өчен “оныклары” туганга әйләнде. Аларның һәр язган хатларын кабат-кабат укыйлар, барсын да җыеп баралар”.
Источник: Администрация городского округа город Октябрьский Республики Башкортостан