

Корычлылар фән илендә чыныгу ала.
Бөҗәкләрне аулау өчен квадрокоптер макеты, робот- көчек, өлкән яшьтәге кешеләргә кибернетик кул (авыр эшләрне эшләшергә), робот – танк, 3D-модельле ял паркы, «KiryukhaBot чат-Боты» (интернет – дус), автоматик рәвештә басуларга су сиптерү системасы... Менә шул һәм әллә күпме яңа проектлар тәкъдим итте Бакалы районы Иске Корыч урта мәктәбе укучылары «Башкортстан Кванториумы» күчмә мобиль технопарк эшчәнлеге кысаларында.
Билгеле булуынча, бу яңалык “Һәр баланың уңышы” федераль проектына караган. Ул “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
4-8 сыйныф укучылары остазлары ярдәмендә фән һәм заманча технологияләр дөньясы, инновацион модульләр һәм робототехника, 3D-модельләштерү, макет ясау, сәнәгать дизайны, виртуаль чынбарлык белән якыннан танышты.
3 февральдә проектларны яклау көне булды. Укучылар аларны дәрәҗәле итеп тәк
ъдим итте. «Кванториум»да катнашучылар үзләренең ике атналык хезмәт нәтиҗәсе белән таныштырды. Бу чара агышында бөтен кызыксынучылар фән һәм технологияләр дөньясын гизде. Командалар кунакларны күптөрлелек һәм функционал белән сөендерде: балалар әзерләгән проектлар бу көнне килгән кешеләрне бик тә гаҗәпләндерде.
Фән белән кызыксыну ифрат мавыктыргыч. Технопаркта катнашучылар шуны аңлады, шул нәтиҗәгә килде. Бу көннәр искиткеч кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. Республикада балалар үсеше өчен мондый парклар булуы зур уңыш. Алар балаларга өметле киләчәк, зур эшләргә, фәнни ачышларга омтылыш бирә.