

Затонда яңа белем учагы кайчан ачылыр?
Уфаның 23 кварталында, “Көнчыгыш - Затон» микрорайонында 1225 урынлык мәктәп төзелеше дәвам итә.
Башкала мэриясендә хәбәр итүләренчә, А, Б, В, Г блокларында кирпеч диварлар күтәрелә. Д блогында түбә җайланмасы тәмамланып килә.
Башкортстандагы иң зур мәктәпләрнең берсе булган бу белем учагы 2022 елның март аенда төзелә башлады. Гомум мәйданы 18,3 мең квадрат метрдан артык булган бина бер тигезлектәге катлардан тормаячак.
Төзелешнең заказчигы – Республика Фән һәм мәгариф министрлыгы. Зур күләмле төзелеш “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
«Затон» микрорайоны актив үсештә. Торак кварталлары төзелә, яшь гаиләләр , димәк, халык саны арта.
“Заманча белем бирү процессын алып бару өчен зур һәм заманча мәктәп биредә бик кирәк. Яңа мәктәп шул шартларны тудырачак”,– дип белдерәләр мэрия матбугат хезмәтендә.