Милли проектлар
8 февраль 2023, 05:32

Бездә җитештерелгәнен яраталар

 Чит илләр белән элемтәләр югалмады.

Бездә җитештерелгәнен яраталарБездә җитештерелгәнен яраталар
Бездә җитештерелгәнен яраталар

 Чит илләр белән элемтәләр югалмады.

 

Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт пректы кысаларында Башкортстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре узган 2022 елда 400 мең тонна продукция экспортлаган.

“Акчалата эквивалентта экспорт күләме 291 млн. доллар тәшкил итте, бу 2021 ел дәрәҗәсендә", — дип белдерделәр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Агросәнәгать комплексы товарларын экспортлау структурасында күләмнең зур өлешен, ягъни 66,4 процентын, май тармагы продукциясе алып тора. Экспорт структурасының калган өлеше спирт, бал, бөртеклеләр, ит һәм сөт продукциясенә туры килә.

Былтыр Башкортстан агросәнәгать продукциясе Иранга, Төркиягә, Казахстанга, Кытайга, Үзбәкстанга, Белоруссиягә һәм башка илләргә экспортланган.

 

 

 

Бездә җитештерелгәнен яраталар
Бездә җитештерелгәнен яраталар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас