

Русия Хөкүмәте 48 төбәкнең 80 муниципалитетына 7 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Премьер-Министр Михаил Мишустин, вице-премьерлар белән очрашуда, кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары өчен җиденче Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәген белдерде.
“Иң яхшы проектлар тәкъдим иткән төбәкләргә 80 миллионнан 400 миллион сумга кадәр финанс ярдәм күрсәтеләчәк. Акча шәһәрләр өчен мөһим урыннарны - паркларны, яр буйларын, мәйданнарны һәм урамнарны яңарту өчен кулланылачак. Бу чара ел саен Президент инициативасы белән үткәрелә. Алты ел дәвамында илнең барлык субъектларының диярлек 600 дән артык муниципалитеты җиңеп дәүләт ярдәме алды. Узган ел дәүләт башлыгы приз фондын 20 миллиард сумга кадәр арттырырга кушты. Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә, җиденче конкурс оештырырга һәм аны 200 мең кеше яшәгән шәһәрләрне дә кертеп киңәйтергә карар ителде.. Бу территорияләрне үстерү һәм торак пунктларыбызның тышкы кыяфәтен үзгәртү өчен эффектив чара”, - дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.
Соңгы конкурста Мәләвез шәһәре җиңеп чыкты. 2022 елның августында Башкортстанның 4 шәһәре: Агыйдел, Дүртөйле, Ишембай һәм Яңавыл шәһәрләре шушы ук конкурста җиңеп чыккан иде.
"Башкортстан 27 тапкыр җиңде, бу Русия Федерациясендә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе, моның өчен мин Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм шәһәр төзелеше институтына рәхмәт әйтәм, без җиңүләрне дәвам итәргә тиеш. Без әлеге милли проектны тормышка ашыру буенча подрядчикларны яхшырак сайларга тиеш", - диде Республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru