Милли проектлар
6 февраль 2023, 05:03

Межгорьеда ике кинозал ачылды

2022 елда Башкортстанда 10 кинозал яңартылган.

Межгорьеда ике кинозал ачылдыМежгорьеда ике кинозал ачылды
Межгорьеда ике кинозал ачылды

Республикабызның Межгорье каласында берюлы ике кинозал ачылды.
2022 елда шәһәр "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелүче Ватан кинематографиясенә социаль һәм икътисади ярдәм күрсәтү федераль фонды конкурсы җиңүчеләренең берсе булды. Әлеге Фонд халык саны 500 мең кешегә җиткән торак пунктларындагы кинозалларга булышу һәм милли фильмнарны күрсәтү өчен арытаба шартлар тудыруны күзаллый.
Әмир Абдразаков исемендәге "Башкортстан" киностудиясе директоры Юнир Әминев белдерүенчә, 2022 елда Башкортстанда 10 кинозал яңартылган. Кала мәдәният һәм күңел ачу үзәге 18 млн. сум субсидия откан. Бу чыганакларга Межгорьеның Көньяк-Көнбатыш һәм Үзәк микрорайоннары залларына 396 һәм 391 урыннарга уңайлы кәнәфиләр сатып урнаштырылган. Шулай ук санлы кинопроектрлар, киноэкраннар һәм 3Д-күрсәтү системалары сатып алынган. Кинозаллар былтыр декабрьдән алып эшли башлаган, хәзер исә рәсми рәвештә ачылды.
Межгорье кала хакимияте башлыгы Вячеслав Калугин, әлеге чараның Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча тормышка ашырылуын билгеләде. Хәзер межгорьелыларның кинәнеп кино карау мөмкинлеге бар. Өстәвенә, хәзер аларның "Пушкин картасы" буенча да билетлар сатып ала алалар.

Чыганак: "Башкортстан Республикасы".

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас