Милли проектлар
6 февраль 2023, 05:50

Өлкәннәргә - бушлай хезмәт

Республика авылларында 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дәваханәләргә бушлай барып кайту мөмкинлеге тудырылган.

Өлкәннәргә - бушлай хезмәтӨлкәннәргә - бушлай хезмәт
Өлкәннәргә - бушлай хезмәт

Моның өчен республикада махсус мобиль бригадалар эшли.
Бүгенге көнгә мобиль бригадалар дәваханәләр һәм поликлиникларга 1455 торак пунктыннан 8 мең кешене илткән. Моннан тыш, медицина ярдәменә ихтыяҗы булган 300гә якын кеше өйләрендә хезмәтләндерелгән.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, ветераннарны дәваханәләр һәм поликлиникаларга табиблар чакыруы буенча махсус мобиль бригада китерә. Исемлекләр медицина оешмаларында төзелә. Өлкән яшьтәгеләрне электроподъемник урнаштырылган махсус автотранспортта китерәләр.
Росстат белдерүенчә, Башкортстан авылларында 65 яшьтән өлкәнрәк 240,5 мең кеше яши. Мобиль бригада хезмәтләре белән файдаланыр өчен яшәгән урындагы поликлиника яисә фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сезгә ярдәм күрсәтә алучы социаль һәм медицина учреждениеләре телефоннары һәм адреслары биредә ➡️ http://rcson.mintrudrb.ru/posts/234138
Моннан тыш, әлеге хезмәт буенча тулырак мәгълүматны республика халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең 8 (800) 775 00 14 кайнар элемтә телефоны буенча да алырга мөмкин.
Билгеле булуынча, авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен мондый хезмәт "Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты булышлыгында күрсәтелә. Автомобильләр сатып алу өчен федераль бюджеттан 34,2 млн. сум бүленгән. Бу акчаларга 2019 елда 18 микроавтобус сатып алынган. Аларның барысы да электроподъемниклар белән баетылган.
Исегезгә төшерәбез: "Демография" милли проекты Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

"Башинформ" буенча.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас