

Республика Спорт министрлыгы белдерүенчә, 2023 - 2024 елларда республиканың 7 районында ГТО спорт мәйданчыклары ачылачак. "Демография" милли проектының республикада тормышка ашырылучы "Спорт - яшәү нормасы" программасы чикләрендә авыл кешеләре спорт белән шөгыльләнә алачак.
Әлеге вакытта Авыргазы, Дәүләкән, Бөре, Зилаер, Мәчетле, Мишкә һәм Уфа районнарында шундый спорт мәйданчыклары ачылган.
Авыл халкын актив тормыш үрнәгенә җәлеп итүгә юнәлтелгән бу программа Башкортстанда 2019 елдан алып эшли. Мондый мәйданчыклар төзү өчен уртак финанслау принципларында спорт-технология корылмаларын сатып алуга субсидияләр бирелә. Проект эшли башлаган беренче елда 24 муниципалитет өчен корылмалар сатып алынса, 2020 елда - 13, 2021 елда 5 муниципалитет өчен алынган. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә республиканың 49 районында спорт мәйданчыклары урнаштырылган.
"Башинформ" буенча.