Милли проектлар
6 февраль 2023, 06:20

53 миллион сумлык техника алачак

Хәзер республика урман хуҗалыгы 90,8 процентка урман янгыннарын сүндерү техникасына ия.

53 миллион сумлык техника алачак53 миллион сумлык техника алачак
53 миллион сумлык техника алачак

Быел республика урман хуҗалыгы министрлыгы "Экология " милли проектының "Урманнарны саклау" федераль программасына ярашлы 12 махсус урман янгыннарын сүндерү техникасын сатып алачак. Алар арасында: цистерналар, йөк һәм пассажир автомобильләре, мотовездеходлар.
2023 елда урман янгыннарын сүндерү техникаларын сатып алуга республикага федераль бюджеттан 52,7 млн. сум бүленгән. Шулай итеп, яңа махсус техникалар республика урман янгыннарын сүндерү техникалары паркын тагын да баетачак.
Чагыштыру өчен: 2022 елда урман янгыннарын сүндерү техникасын баетуга "Экология" милли проекты кысаларында 22,7 млн. сум бүленгән. Бүленгән акчаларга УАЗ, МАЗ тягачы, "ДСТ-Урал" бульдозеры, урман төпкеленә үтеп керү куәтенә ия "Нива" автомобиле сатып алынган.
Хәзер республика урман хуҗалыгы 90,8 процентка урман янгыннарын сүндерү техникасына ия.
Былтыр Башкортстан Якутия, Камчатка крае, Свердловск өлкәсе һәм Карелия белән бергә урман янгыннарын сүндерү сыйфаты буенча иң яхшы биш төбәк арасына кергән. Мәсәлән, 2022 елда Башкортстанда урман янгыннары 2021 елга караганда 49,6 тапкырга азрак булган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас