

Бөре районы советы рәисе Резеда Ахунова һәм район советы секретаре Илнур Әдһәмов Югары Лачынтау авыл биләмәсе вәкилләре белән очрашты.
Мәктәп директоры һәм китапханә мөдире белән уртак мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Авыл биләмәсе башлыгы әйтүенчә, авылның мәдәният йортына ремонт сорала һәм урындагы халык моны зур түземсезлек белән көтә. Клубның җылыту системасын һәм идәннәрен алыштырырга кирәк. Ремонт эшләре ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарылачак.
Очрашу ахырында Резеда Ахунова Югары Лачынтау китапханәсенә һәм мәктәпкә кыйммәтле китаплар бүләк итте.