Милли проектлар
2 февраль 2023, 19:47

Соңгы балканы урнаштырганнар

Уфа хакимияте.Уфа хакимияте.
Фото:Уфа хакимияте.

Уфада Зинино янында юл төене төзелешендә  балкалар монтажы тәмамланган. Бу хакта мэриядә хәбәр итәләр һәм юл төзелеше эшләре графикка ярашлы бара, дип белдерделәр.

Төзелеш “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында бара.

Милли проектлар ел саен юл инфарструктурасы төзелешен арттыруга булышлык итә, – диләр мэриядә. – Мәсәлән, 2023 елның августында Зинино янындагы яңа транспорт юл төененнән беренче машиналар узачак. Бу вакыйганы уфалылар гына түгел, Иглин районы халкы да түземсезләнеп көтә”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас