Милли проектлар
2 Февраля 2023, 19:39

Һөнәри үсешкә булышачак

bakaly.bashkortostan.rubakaly.bashkortostan.ru
Фото:bakaly.bashkortostan.ru

“Земский учитель” федераль программасы республиканың авыл һәм кече шәһәрләрендәге мәктәпләрдә кадрлар дефициты проблемасын  хәл итүгә юнәлтелгән. Ул “Мәгариф” милли проектына караган  “Заманча мәктәп” федераль проекты  кысаларында гамәлгә ашырыла.

2022 елның сентябрендә Бакалы авылының 1 санлы мәктәбендә  Светлана Зиннур кызы Даутова эшли башлый. Биредә вакансия барлыгы турында ишеткәч тә, ул бик сөенгән, чөнки әти-әнисенә  якынрак булу теләге көчле була яшь белгечтә. Күп уйлап тормыйча ул биарлык тиешле документларны җыеп, билгеләнгән срокларда “Земский учитель” программасында катнашуга заявка тутырып җибәрә. Конкурс сайлавын үтә.

“Спорт мәйданчыгы булган, заманча корылмалар белән җиһазландырылган өч катлы мәктәпне күрү тәэссоратларын аңлатып бирерлек түгел!” – ди яшь педагог.

Белгечне коллектив та, мәктәп хакимияте дә колач җәеп каршы алган. Барын да сөйләп-күрәтеп, бурычларын аңлатып биргәннәр.

Светлана Зиннур кызы 7-10 сыйныфларда математика дәресләрен алып бара, 8 сыйныфта класс җитәкчесе. 

Чыганак: bakaly.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас