

Салават районы Малояз авылының Көньяк-Көнчыгыш микрорайонында былтыр балалар спорт паркы пәйда булган. Аны “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы чыганакларына төзегәннәр. Муниципалитет бу программага халыкның актив булуы аркасында кергән – парк проекты өчен 376 кеше тавыш биргән, һәм ул җиңүчеләр исемлегенә кергән, диләр БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы миинстрлыгында. Биредә яшәүчеләр шулай ук парк концепциясен булдыруда да катнашкан. Объект бәясе 14,34 миллион сум тәшкил иткән.
Чыганак:bashinform.ru