

Бөренең “ТОК-центр Уникум” мәйданында “Купец сандыгы 2023” мәдәни мирас II Ачык фестиваль-конкурсын үткәрүне планлаштыру һәм үткәрү темасына багышланган түгәрәк өстәл үтте.
Түгәрәк өстәл Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Туристик инфраструктураны үстерү” федераль проекты кысаларында, “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проектына ярашлы үтте.
Проект шәһәр халкы һәм кунаклары өчен зур кызыксыну тудырырлык. Быел шәһәр мәдәният йорты мәйданында бар теләгән кеше мастер-класслар, мастер-шоулар һ.б. чараларны күрә һәм сувенерлар сатып ала алачак.
“Купец сандыгы” фестивале – ул төрле кызыклы һәм файдалы шөгыльләр өйрәнүгә старт бирү мәйданы. Анда катнашучылар остаык серләрен ача, тәҗрибәсе белән бүлешә.