+21 °С
Болытлы


Башкортстанда “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында орлыклар әзерләүне дәвам итәләр. Бу хакта Башкортстан республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Узган елда җәмгысе 3,5 тонна орлык әзерләүгә ирешкәннәр. Шуның яртысыннан күбесе – гади нарат орлыгы. Тагын 615 кг – чыршы орлыгы, 550 кг – имән, 68, 5 – карагай. Орлык әзерләү озак һәм мәшәкатьле процесс. Мәсәлән,1 тонна агач күркәсеннән якынча 12 кг орлык әзерләнә.