Милли проектлар
1 февраль 2023, 04:28

Уфага да киләләр

Мәскәү иҗтимагый сәнгать театрына нигез салынуга - 125 ел. Бу уңайдан мәскәүлеләр гастрольләргә җыена. 

Уфага да киләләрУфага да киләләр
Уфага да киләләр

Мәскәү иҗтимагый сәнгать театрына нигез салынуның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы үтте.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендәге оештыру комитеты составына башкарма хакимият органнары, Президент Хакимияте вәкилләре, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керә.

А. Чехов исемендәге МХТ директоры Константин Хабенский сүзләре буенча, коллектив Япониядә, Санкт-Петербургта һәм Уфада гастрольләр планлаштыра. М. Горький исемендәге МХАТ директоры Владимир Кехман сүзләренә караганда, юбилей датасына багышланган зур гастроль туры Кемерово, Новокузнецк, Новосибирск, Уфа, Ульяновск, Железноводск, Ставрополь һәм Санкт-Петербургта узачак.

«Эш нәтиҗәләре буенча план проектына 52 төп чара кертелгән. Бу мөһим вакыйгалар проектлары. Тәкъдимнәр тантаналы чаралар уздыруны, яңа спектакльләр чыгаруны, Русия шәһәрләрендә һәм БДБ илләрендә масштаблы гастрольләрне, күргәзмәләр уздыруны, тематик басмаларны тәкъдир итүне һәм башкаларны үз эченә ала", - ди РФ Мәдәният министры Ольга Любимова.
“Уфаның Мәскәү сәнгать театры оешуга 125 ел тулу уңаеннан гастроль турына керүе - республикада ил Президенты гамәлгә куйган “Мәдәният” милли проекты кысаларында күп эшләр башкарылуының бер дәлиле булып тора”, - дип яза бу хакта “Кызыл таң” хәбәрчесе Зөһрә Исламова.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас