Милли проектлар
1 февраль 2023, 04:15

Сәламәтлеккә һәм озын гомергә юл

Чакмагыш районында  ГТО фестивале узды. 

Сәламәтлеккә һәм озын гомергә юлСәламәтлеккә һәм озын гомергә юл
Сәламәтлеккә һәм озын гомергә юл

“Демография” милли проектының “Сәламәтлек ныгыту” федераль проекты кысаларында Чакмагыш районында  ГТО фестивале узды.  Район үзәгендәге Гаилә ялы паркында 50 яшь һәм өлкәнрәкләр “Скандинав йөрүе” буенча 3 км дистанцияне үтте. Чарада мәгариф бүлеге, авыл биләмәләре вәкилләре, хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар актив катнашты. Норматив тапшырганнан соң катнашучыларның нәтиҗәләре ГТО автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертеләчәк. Үзләренең нәтиҗәләрен югары күрсәткечләргә җиткерергә теләүчеләр ел дәвамында тест үткәрү үзәгенә чакырылачак.

ГТО нормаларын тапшыру – ул үзеңнең яхшы формада булуыңны исбатлау. Узган 8 ел эчендә тергезелгән ГТО комплексы зур популярлык яулады. Хәрәкәт ныгый, төрле яшьтәгеләр күбрәк җәлеп ителә. Әлеге чара шуның ачык мисалы.

Фестивальдә катнашучы иң өлкән кеше Тәзкирә Мөгәллим кызы оештыручыларга рәхмәтен җиткереп: “ГТО - сәламәтлеккә һәм озын гомергә юл!”- диде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас