

Узган елда гына егерме ятим карт кеше яңа гаиләләргә урнаштырылды, дип хәбәр итә Башкортстан республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы.
«Приемная семья для граждан пожилого возраста и инвалидов» программасы республикада 2017 елда эшли башлады. Проект ялгыз карт кешеләрне һәм инвалидларны яңа гаиләләргә урнаштыруны күз уңында тота.
Һәр гаиләгә моның өчен аена 6200 сум акча түләнә. Беренче төркем инвалид яки 80 яшьтән өлкән кеше булса, түләү хакы 8060 сум тәшкил итә.
Проект эшли башлаганнан алып, 247 гаиләгә 263 кеше урнаштырылган. Әлеге вакытта 108 гаиләдә 113 ятим яши.
Әлеге проект ил президенты Владимир Путин гамәлгә куйган “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: psyfiles.ru