Милли проектлар
31 гыйнвар 2023, 05:20

Яңа сулыш алды

Сибай шәһәре үзәк дәваханәсенең бала тудыру  бүлеге ремонтланды.

Яңа сулыш алдыЯңа сулыш алды
Яңа сулыш алды

Сибай үзәк дәваханәсендә "Сәламәтлекне саклау" милли проекты гамәлггә ашырылды. Булачак әниләр һәм яңа туган балалар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен, бала тудыру бүлегендә һәм яңа туган балалар патологиясе бүлегендә капиталь ремонт үткәрелде.

Капиталь ремонт эшләре булачак әниләргә һәм яңа туган сабыйларга уңай шартлар булдырырга мөмкинлек бирде. Канализация системасы, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, шулай ук электр белән тәэмин итү тулысынча ремонтланды. Палаталар үзгәртелде, агач тәрәзәләр пластик тәрәзәләргә алыштырылды. Ишекләр яңартылды, идәннәр ремонтланды, диварлар яңартылды. Биредә  душ, ә 6 палатада санузеллар булдырылды. Бала тудыру бүлеге 18 урынга исәпләнгән.

Бала тудыру йорты бүлекчәләрен ремонтлау «Сәламәтлекне саклау» милли проекты буенча уздырылды, ул РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда башланган иде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас