Милли проектлар
31 гыйнвар 2023, 05:45

Шәхесләр хөрмәтенә

Уфа шәһәренең ике урамы бөек шәехсләр исемен йөртәчәк.

ufa1.ruufa1.ru
Фото:ufa1.ru

Уфада архитектор Рехмуков һәм Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның ике урамын быел «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзи башлаячаклар. Бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев сөйләде.

Ике урамда да юлларның гомум озынлыгы бер километрга якын, юлның киңлеге-7 метр. Төзелеш вакытында машина кую урыннары кирәклеген исәпкә алалар һәм тротуарларны төзекләндерәчәкләр.

"Микрорайон үсә. Биредә Уфа юбилеена спорт көрәше үзәге төзибез. Яңа юллар, шул исәптән, билгеле объектка керү юлын тәэмин итәчәк. Проект Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хабировның шәхси контроле астында. Барлык эшләрне 2024 елда тәмамларга планлаштырабыз", - дип аңлатты хакимият башлыгы.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп бурычларының берсе — шәһәр тирәлегенең уңайлыгын арттыру. Милли проект гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота. Моннан тыш, милли проектның төп максатчан күрсәткече — ел саен 120 млн кв.метр торак файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм ел саен 5 млн. гаиләгә торак шартларын яхшырту. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли  проектлар 2019 елда башланды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас