Милли проектлар
31 Января 2023, 05:05

Мөмкинлекләр арта

Укытучылар Мәскәү дәүләт университетында квалификацияләрен күтәрә ала.

Мөмкинлекләр артаМөмкинлекләр арта
Мөмкинлекләр арта

Укытучыларның квалификациясен күтәрү-педагогик эшнең аерылгысыз өлеше.  «Мәгариф» милли проекты һәм «Киләчәк укытучысы» төбәк  проекты ярдәмендә авыл укытучыларының яңа мөмкинлекләре барлыкка килде.

Миләүшә Шәйхетдинова сөйләвенчә, курсны яшь укытучылар, бик дустанә, компетентлы, үз эшләре белән кызыксынучылар алып барган. Актуаль темаларның күптөрлелеге һәм оештыручыларның югары һөнәри дәрәҗәсе шатландырды. Курслар үткәрү схемасы бик кызыклы итеп төзелгән, буш вакытта трансляцияләрне карау мөмкинлеге булды, бу укытучы эшенең тыгыз графигы вакытында мөһим.

Ләйсән Вәлиева да үз тәэсирләре белән уртаклашты: «Миңа  мәктәп укытучысы өчен, тарих фәннәре кандидатларын, Мәскәү дәүләт университеты доцентларын тыңлау, аларның тарихка карашын белү бик мавыктыргыч һәм файдалы булды. Бу минем предметка танып белү кызыксынуын тагын да киңәйтте. Укытучылар-чын профессионаллар, тарихи сорауларга төрле яклап карый беләләр. Тарих укытучылары вакыт белән бергә атларга тиеш, бигрәк тә дөньяда тиз үзгәрә торган вакыйгалар кысаларында»

Әлеге чара «Мәгариф» милли проекты ракмкларында оештырылып, ул проект РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас