

Стәрлебаш үзәк район дәваханәсенә яңа заманча вентиляция аппараты кайтты.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча барлыкка килгән "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында коронавируска каршы көрәшү өчен Стәрлебаш үзәк район хастаханәсе үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең яңа заманча аппаратын алды.
Билгеле, ясалма вентиляция авыр чирлеләргә кулланыла, анда пациент үзе генә сулый алмый. Хастаханәдә мондый заманча аппаратның булуын һәм кирәклеген бәяләп бетергесез. Халыкның сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен ул озак еллар хезмәт итсен!