+22 °С
Яңгыр


Башкортстанның Күгәрчен районы Волостновка һәм Багдаш авылларында "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә берьюлы ике модульле ФАП эшли башлады.
Ике ФАП та медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча стандартлары буенча җиһазландырылган. Аларның һәрберсендә процедура һәм күзәтү кабинетлары, пациентлар өчен чират көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар саклау бүлмәсе бар.
"Сәламәтлек саклау" милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.