

Федераль план нигезендә Башкортстаннан 18 предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы модель предприятиеләргә барып карап кайта алачак. Башкортстан компетенциялеренең төбәк үзәге (РЦК) экспертлары ярдәмендә сакчыл производство инструментларын уңышлы керткән һәм, нәтиҗәле идаре алымнарын тормышка ашырып, үзләренең производство системасын үстерүне дәвам итүче предприятиеләр модель булып санала. Әйтик, «Контроль пакет» оешмасы (сыгылмалы полимер төргәкләр җитештерү компаниясе) һәм «Пакер» НПФ (Русия җиһазлары базарында лидер). «Контроль пакет» оешмасында сакчыл технологияләр кертү буенча 6 айлык эш нәтиҗәсе булып җитештерү күләмнәрен 22% ка арттыру, заказны үтәү вакытын 2 тапкыр диярлек киметү һәм тәмамланмаган җитештерү күләмен 9% ка киметү тора.