Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 гыйнвар 2023, 17:57

“Блокада икмәге”

Дәүләкән шәһәренең лицей-интернатында “Блокада икмәге” Хәтер дәресе узды.

“Блокада икмәге”
“Блокада икмәге”

Дәүләкән шәһәренең лицей-интернатында “Блокада икмәге” Хәтер дәресе узды.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында алып барылган “Патриотик тәрбия” федераль проекты кысаларында үткән бу чара вакытында укучылар игътибарына “Давлекановский КХП” оешмасы әзерләгән блокада икмәге тәкъдим ителде. 1941 елдагы рецепт буенча пешерелгән икмәк 125 грамм тәшкил итә, ә ул – немецлар чолганышында калган кешеләр өчен бердәнбер яшәү чыганагы булып хезмәт иткән.

   Укучыларга бу көнне төньяк башкала халкының бу 872 көн эчендә күргән михнәтләре турында сөйләделәр. Ветеран, Ленинград блокадасын кичергән Татьяна Павловна Беклемышева блокададагы шәһәр, балаларны эвакуацияләү һ.б. турында күз яшьләре белән сөйләде.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: