Милли проектлар
27 Января 2023, 00:25

Берьюлы өч чүплек тазартылган

Безнең җирне башка кеше килеп чистартмас бит инде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Берьюлы өч чүплек тазартылганБерьюлы өч чүплек тазартылган
Берьюлы өч чүплек тазартылган

Башкортстанның Бишбүләк районында өч законсыз эшләп килгән каты көнкүреш кадыклары чүплеге бетерелде. Каты калдыклар чүплеге узган елның декабрь аенда Бишбүләк авыл советы чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләрен мониторлау вакытында табылган.

Гомуми мәйданы 2,41 гектар булган өч җир кишәрлегендә законсыз чүплекләр барлыкка килгән. 2 гектар мәйдандагы иң зур чүплек Елбуләк-Матвеевка авылыннан көнчыгышта урнашкан булган. Калиновка һәм Кандракүл ​​авыллары янында  0,3 һәм 0,1 гектар мәйданда чүплек тазартылган.

“Җир кишәрлекләре техник мелиорацияләнгән һәм максатчан куллануга тулысынча әзер ”, - ди Россельхознадзор оешмасы вәкиле.

Барлык эшләр “Экология” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас