Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 гыйнвар 2023, 05:26

Агач та орлыктан үсә

Сыйфатлы орлык көчле үсенте нигезе.

Агач та орлыктан үсә
Агач та орлыктан үсә

"Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" региональ проекты кысаларында, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләре урман үсемлекләре орлыклары әзерли. 2022-нче елда җыеп алынган орлыкларның күләме 3540,3 кг тәшкил итте: 2003,3 кг  нарат орлыклары; 615,9 кг чыршы; 68,5 кг карагай; имән - 550 кг һәм башка орлыклар - 302,6 кг.

 Учалы урман хуҗалыгы предприятиясендә хәзерге вакытта нарат күркәләре эшкәртү эшләре башланган. Бүгенге көнгә 1 тонна күркәдән 12 кг орлык алынган.

-  Бездә эшкәртүнең тулы циклы көйләнгән. Орлык чыгару катлаулы һәм зур тырышлык таләп итә торган хезмәт. Нарат орлыкларын барабанда әйләндереп чыгарабыз.  Вакыт-вакыт барабаннарны әйләндереп температураны күтәрә бару тәэсирендә нарат күркәләре кибеп ачыла һәм орлыклары коела башлый. Арытаба орлыкларны төрле чүпләрдән арындырырга, калибрларга һәм сортларга аерырга кала, - ди хуҗалык хезмәткәре Марат Аюпов.

Фото: Урман хуҗалыгы министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: