Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар 2023, 14:02

Контейнерлар сатып алу дәвам итә

Хөкүмәт бу максат өчен төбәкләргә 2,5млрд сум бүлгән.

Контейнерлар сатып алу дәвам итә
Контейнерлар сатып алу дәвам итә

2021—2022 елларда Русия Федерациясенең 57 субъекты калдык-постыкларны аерым җыю өчен 153 мең 975 контейнер алган. Хөкүмәт бу максат өчен төбәкләргә 2,5млрд сум бүлгән.

         2022 елда  «Экология» милли проекты булышлыгы белән Русиядә калдык-постыклар белән эш итү өчен 192 объект төзелгән. Бу исә илдә 5,5 млн. тонна чүпне эшкәртергә, 19 млн. тоннадан артыгын сортларга аерырга ярдәм иткән.

         Башкортстан чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алуга 168,7 млн. сум күләмендә субсидия алган. Акчаларга 11,45 мең контейнер сатып алынган. Бу исә гомум  контейнерларга зарурлыкның 33 процентын тәэмин итәргә булышкан.

"Башинформ" буенча.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: