Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар 2023, 15:50

Халык ФАП ачылуга шат!

Республикада Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли  проектының   “Медицинаның башлангыч  звеносын модернизацияләү” программасына ярашлы, Балтач районында зур эшләр алып барыла.

Халык ФАП ачылуга шат!
Халык ФАП ачылуга шат!

   Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан  Балтач районының Иске Уразай авылында  фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

   Республикада Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли  проектының   “Медицинаның башлангыч  звеносын модернизацияләү” программасына ярашлы, Балтач районында зур эшләр алып барыла.

   Шушы программага ярашлы,  агымдагы елның май аенда районда дүрт авылда җиңел корылыштагы фельдшер-акушер пунктлары биналарын төзү эше башланган  булган. Төзүчеләр эшне тиз тоткан:  Иске Уразайдгы ФАП районда сафка кертелгән өченче объект.

    -Бер ФАП йөзләрчә кеше сәламәтлеге сагында тора.  Уразайлыларга сәламәтлек телим. Бу бинага чирләп түгел, ә профилактик чаралар үтәргә, консультацияләр алырга гына килергә язсын,- дигән иде тантана барышында үзәк район хастаханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов, уразайлыларның шатлыгын уртаклашып.

   Иске Янбай авыл җирлеге хакимияте башлыгы Рәзиф Ахунов билгеләвенчә, авылда ФАП төзү эше турында 2015 елда ук сүз кузгатылган булган.    

   -Бу авылның  сәламәтлек саклау юнәлешендә зур адым. Республика, район җитәкчелегенә уразайлылар исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм, -диде ул.

   -Их,  кайда соң авылда элек фельдшер булып эшләгән апалар! Алар әлеге шартларны күрсәләр, йөз ел дәвамында да эшләргә риза булырлар иде, мөгаен,- диде бу көнне бар уразайлылар исеменнән чыгыш ясаган авыл старостасы Марат Закиров.

   Авылдагы ФАПта күп еллар Зилә Дельмиева  фельдшер хезмәте күрсәткән. Яңа пунктта исә Лиана Йосыпова эшли. Богдан авылы кызы Лиана 2018 елда Бөре медицина колледжын тәмамлап, “Земство фельдшеры” программасы буенча авылга эшкә кайткан.  Әйткәндәй, авылда бүгенге көндә  286 кеше яши.  Шуларның 50се –  балалар. Шулай ук 21 инвалидка медицина хезмәте күрсәтергә туры килә.

   ФАПны ачу тантаналы төстә үткән. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән матур концерт  күрсәтелгән. 

   Мәктәп директоры Рөстәм Гарәби улы Вәлиев әйтүенчә, бүгенге көндә ФАП гөрләп эшли һәм авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтә.

   -Безнең Иске Янбай авыл җирлеге хакимияте  составына  кергән Иске Уразай авылы  бик  уңышлы  урында  урнашкан. Табигатебез дә бик матур. Ә инде авыл уртасында  урнашкан өр-яңа ФАП бинасы  хәзер әллә кайдан  күзгә  күренеп  тора. Безнең авыл медицина  хезмәткәрләре  мәктәп  белән  тыгыз  бәйләнештә эшли, алар балаларга  прививкаларны  вакытында  килеп  эшли, сәламәтлек темасына  даими  очрашулар үткәрә. Бу киләчәктә дә шулай  дәвам  итәр дип ышанам.

 Фото: baltachtan.ru 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: