Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар 2023, 08:57

Чакмагышлылар заманча поликлиникага ия булды

Яңа учреждениедә эндоскопия бүлеге, заманча рентген аппараты урнаштырылган.

Чакмагышлылар заманча поликлиникага ия булды
Чакмагышлылар заманча поликлиникага ия булды

2020 елның апрелендә Чакмагыш авылында "Сәламәтлек саклау" милли проекты һәм республика хөкүмәте ярдәмендә заманча поликлиника төзелә башлаган. Төзелеш өчен 400 млн. сум бүленгән булган. Һәм менә бүгенге көннәрдә яңа поликлиника ишекләрен ачты.
Яңа учреждениедә эндоскопия бүлеге, заманча рентген аппараты урнаштырылган. Димәк, тар белгечләргә эләгү өчен чакмагышлылырга Уфага юл тотарга кирәкмәячәк. Поликлиникада шулай ук онколог, эндокринолог, невролог, офтальмолог, лор-табиблар кабул итә. Яшь белгечләр дә эшли. Аларның икесе - балалар табибы.
Иркен поликлиника медицина белешмәсе алырга, прививка ясатырга яисә диспансеризация үтәргә һәм авырып килүчеләр агымын төрле урыннарга бүлү мөмкинлеген биргән. Булачак әниләр өчен исә тулы бер блок ачылган: хатын-кызлар консультациясе, УЗИ аппараты һәм гистероскоп кабинетлары ачылган. Бәләкәй пациентлар өчен уен бүлмәсе бар.
Табибларга тырышып эшләр өчен бөтен уңай шартлар тудырылган һәм район табиблары ару-талу белмичә эшләргә вәгъдә дә итәләр.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: