Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 гыйнвар 2023, 08:50

“Дуслык”та ял итәләр

Ярмәкәй авылында гаилә паркы төзелгән.

Ярмәкәй авылында заманча гаилә паркы төзелгән. “Дуслык” ял итү урынын җирле халык бәяләргә өлгергән дә инде.

Парк 2017 елда Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында төзелә башлый. Ә 2019 елда ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында киңколачлы төзекләндерү эшләре җанлана. 

Бүген биредә ял итү өчен заманча шартлар тудырылган. Спорт зонасы да, балалар мәйданчыгы да, ял итү өчен эскәмиләр һәм башка мөмкинлекләр булдырылган. Биш метрлы фонтан күпләрне үзенә җәлеп итеп тора. Монда сабыйларны да, үсмерләрне дә, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә очратырга мөмкин. Мангал зонасыннан да кеше өзелми.

Әйткәндәй, паркта киләчәктә яңа уңайлыклар булдыру күзаллана.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: