Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 гыйнвар 2023, 11:01

Бал кортыдай тырыш булсаң гына...

Умартачыларга акчалар бирелгән.

https://bash.news
https://bash.news

2022 елда Башкортстан умартачылары 14,5 миллион сумлык дәүләт ярдәме алган.

Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, акчалар грант һәм субсидияләр төрендә өч юнәлеш буенча бирелгән.

“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган “Агростартап” программасы буенча 5 умартачы җәмгысе 13 миллион сумлык грантлар алган.

Авыл хуҗалыгы кооперативларын субсидияләү исәбеннән 4 умартачы барлыгы 1,3 миллион сумга ия булган.

“Моннан тыш, узган ел тагын 5 умартачыга корылма сатып алуга чыгымнарны каплау өчен 200 мең сум бирелде”, – ди министр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: