Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 гыйнвар 2023, 08:44

Арбаны кыш әзерлиләр

Янгы чорына әзерлек башланды.

центрлесхоз.рф
центрлесхоз.рф

Башкортстанда янгын чорына әзерлек башланды.

Республикада урман янгыннары станцияләренең сигезендә дә хезмәткәрләр махсус техниканы, корылмалар һәм җиһазларны тикшерә. Бу хакта Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Ведомстводан әйтүләренчә, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында янгын сүндерү өчен махсус техникалар сатып алынган. Мәсәлән, узган ел бу эшләр өчен федераль бюджеттан 22,7 миллион сум акча бүленгән.

“Кышкы саклауга куяр алдыннан без бар техниканың торышын тикшерәбез. Кирәк булса, төзәтәбез, ремонтлыйбыз. Янгын сезонына кадәр барысын да тәртипкә китерәбез”, – ди Зилаер урман янгыннары станциясе җитәкчесе Александр Раков.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: