Республиканың башкарма власть органнары “Контур. Толк” дип аталган конференцияләр өчен видеоэлемтәнең Русия аналогын уйлап тапкан. Аны Русиядәге IT-тармакның лидерларының берсе – “СКБ Контур”компаниясе – уйлап чыгарган. Ресурны төрле өлкәләргә кертү өчен БРның Санлы үсеш министрлыгы җаваплы.
Ведомство җитәкчесе Геннадий Разумикин хәбәр итүенчә, “Контур. Толк” сервисы Радий Хәбировның 2022 елның 27 октябрендә муниципалитетлар башлыклары белән туры линия вакытында селектор элемтәсе өчен кулланылган. Былтыр июньдә РФ президенты карамагындагы Дәүләт Советы төркеме “Контур. Толк”та киңәшмә үткәргән.
БРның Санлы үсеш министрлыгында үзебездә җитештерелгән программаларны эшләү һәм аларны куллану “РФнең Санлы икътисады” милли программасына кертелгән, дип белдерделәр.
Чыганак: bash.news