Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 гыйнвар 2023, 00:05

Яңа ФАПта – яңа фельдшер!

askino.bashkortostan.ru  Яңа ФАПта – яңа фельдшер!
Яңа ФАПта – яңа фельдшер!Фото:askino.bashkortostan.ru

Аскын районының Яңа Казанчы авылында шатлыклы вакыйга булган. Биредә “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үз ишекләрен модульле яңа фельдшер-акушер пункты ачты.  

Анда яңа гына эш башлаучы фельдшер, Үрмияз авылы егете эшләячәк. Ул күптән түгел генә армиядән кайткан. Яңа Казанчыда эш башларга дигән тәкъдимгә кушкуллап ризалашкан. Әйткәндәй, яшь белгеч “Земский фельдшер” программасы буенча подъемныйлар алачак. ФАПка ярдәм йөзеннән Аскын Үзәк район дәваханәсе күрше торак пунктларда яшәүчеләрне хезмәтләндерер өчен машина  бүлергә вәгъдә иткән.

Ключи авылындагы кебек үк, ФАП “БР Сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү программасына ярашлы төзелгән. Яңа пунктларга 6 миллион сумга якын акча бүленгән. 

Чыганак: askino.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: