Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 гыйнвар 2023, 00:10

“Дельфин” зур юлга чыккан

bash.news
Фото:bash.news

Төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, Башкортстанда азык-төлек белән тәэмин итүче  “Дельфин” эре компаниясе “Хезмәт  җитештерүчәнлеге” милли проектында катнашачак.  

Моңа кагылышлы карар кабул ителгән. Документка республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рустәм Моратов.

“Дельфин” компаниясе республика һәм аннан читкә сыер, дуңгыз, кош ите, балык, диңгез ризыклары,  шикәр һәм башка төр азык-төлек җибәрә. Компания эре федераль һәм төбәк челтәрле фирмалары белән хезмәттәшлек итә,санаторийлар, балалар һәм   мәктәп  учреждениеләре белән дәүләт контрактлары төзи. Махсус транспорт паркына ия, ул транспортта туңдырылган һәм суытылган ризыкларны ташый. 

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: