Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 гыйнвар 2023, 10:36

Яшьләргә эш табарга булышалар

10 февральдә, Русия студентлары отрядлары көне алдыннан, Уфабызда “Карьерный форум #ТРУДКРУТ 2023” дип аталган зур чара узачак.

Яшьләргә эш табарга булышалар
Яшьләргә эш табарга булышалар

   10 февральдә, Русия студентлары отрядлары алдыннан, Уфабызда “Карьерный форум #ТРУДКРУТ 2023” дип аталган зур чара узачак.

  “Торатау” Конгресс-холлы мәйданында Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында алып барылган “Социаль активлык” федераль проекты чикләрендә мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белә алачак һәм үзләрен яңа юнәлешләрдә сынап карый алачак.

   “Русия студент отрядлары”ның төбәк бүлекчәсе ел саен республиканың күпсанлы яшьләрен вакытлы эш урыннары белән тәэмин итә. Оешма аларга төзелеш, педагогика, сервис, авыл хуҗалыгы, медицина, проводниклар һ.б. өлкәләрдә тәҗрибә тупларга ярдәм итә,- ди бу уңайдан БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яга Гайдук.

   Форумда катнашучылар бизнес-тренерлар белән очрашачак, алар яшьләргә үз эшеңне ачу һ.б. турында сөйләячәк. Шулай ук зур квест кебек чаралар үтәчәк.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: