Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 гыйнвар , 10:29

Каптырам балык!

Борай районында боз өстендә балык тоту буенча ачык турнир үткән.  

Каптырам балык!
Каптырам балык!

Борай районында боз өстендә балык тоту буенча ачык турнир үткән.  БР Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланган бу чара “Демография” милли проекты ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыру өчен оештырылган.

Турнирда теләге булган һәр кеше катнаша алган. Шунысын да әйтергә кирәк, катнашучылар арасында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да булган һәм хәтта призлы урын да яулаганнар.
Ярышлар шәхси зачетта үткәрелгән. Җиңүчеләрне тотылган балыкларның гомум авырлыгы буенча билгеләгәннәр. Шулай ук “Иң эре балык”, “Иң бәләкәй балык”, “Иң яшь балыкчы”, “Иң тәҗрибәле балыкчы” номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в