Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 гыйнвар , 10:47

Белгечләр нык кирәк безгә

“Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында республикада 250дән артык фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды.

Белгечләр нык кирәк безгә
Белгечләр нык кирәк безгә

2019 елдан Владимир Путин указы буенча барлыкка килгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында республикада 250дән артык фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Һәм яңа ФАПлар өчен белгечләр кирәк. Ә безнең медицина учреждениеләре урта медицина персоналына югары ихтыяҗ кичерә.

“Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренең уртача яше - 48 яшь. Нәкъ менә шуңа күрә узган ел без Нефтекама, Учалы, Октябрьский шәһәрләрендә һәм Мәсәгуть авылында медицина колледжларының филиалларын ачарга булдык.

Бүген Октябрьский шәһәрендә Туймазы медицина колледжы филиалы рәсми рәвештә ачылды. Медицина колледжы бинасында капиталь ремонт үткәрелде”, - дип язды республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдә.

Уку процессы өчен парталар, утыргычлар, такталар, стеллажлар, шулай ук ноутбуклар, компьютерлар, принтерлар, интерактив панель, телевизор һәм проекция экраны, медицина манипуляцияләре уздыру өчен манекеннар, стимуляторлар, тренажерлар сатып алынган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в