Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 гыйнвар , 09:55

Ярдәм күрсәтелә

Республикада эшкуарлар 400гә якын льготалы займнан файдаланды.

foto-ram.ru
Фото:foto-ram.ru

Башкортстан эшкуарлары 2022 ел йомгаклары буенча 384 ташламалы займ алды.

Бу узган ел күрсәткечләреннән 20,7 процентка артыграк. Мондый дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты буенча күрсәтелде, дип хәбәр иттеләр төбәк эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

"2022 елда Башкортстан микрокредит компаниясе эшкуарлык субъектларына 384 займ бирде, бу 2021 ел белән чагыштырганда 20,7процентка күбрәк. Микрофинанс дәүләт ярдәменең гомум суммасы 15,5 процентка артты һәм 588,5 млн. сум тәшкил итте. Мондый үсеш эшкуарлык займнары буенча ставкаларны киметү, онлайн-гаризалар кабул итүгә күчү һәм займ лимитларын киңәйтү аркасында мөмкин булды», — диелә профильле министрлык хәбәрендә.

Хакимиятләр республика микрокредит компаниясенең илдә беренчеләрдән булып эшмәкәрләргә онлайн-хезмәт күрсәтүгә кушылуын билгеләп үтте.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектының максаты — бизнесны үстерүнең барлык этапларында: старт идеясеннән алып экспортка чыгарга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда башланды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас в