Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 гыйнвар , 10:15

300 контейнер куелды

Октябрьский шәһәрендә "Экология" милли проекты гамәлгә ашырыла.

ufa.rbc.ru
Фото:ufa.rbc.ru

Чүпне аерым җыю өчен контейнерлар Октябрьский шәһәрендә «Экология» милли проекты ярдәмендә урнаштырылды, дип хәбәр итте шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

"Узган елның декабрендә шәһәрнең торак- коммуналь хуҗалыгы системасы көнкүреш калдыкларны аерым җыю өчен 300 яңа кызыл, зәңгәр һәм сары контейнер белән тулыланды. Контейнерлар Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан «Экология» милли проектының «Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган, — диелә хәбәрдә. Быел сатып алынган контейнерларны урнаштыруга керешәчәкләр.

«Кызыл контейнерлар пыяла җыю өчен, зәңгәр — кәгазь җыю, сары-пластик җыю өчен тәгаенләнә. Быел аларны урнаштыруга керешәчәкбез. Шулай итеп, чүпне аерым җыю өчен контейнерлар белән без шәһәрнең барлык микрорайоннарын колачлаячакбыз», — дип билгеләде шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев.

«Экология» милли проекты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Русиянең уникаль флора һәм фаунасын саклауга юнәлдерелгән. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда башланды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас в