Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 гыйнвар , 01:31

Тәтешлеләр сөенеп бетә алмый

Тәтешлеләр сөенеп бетә алмый
Тәтешлеләр сөенеп бетә алмый

Илнара Мөхәммәтнурова көллиятнең режиссура белеген тәмамлаганнан соң, балалар бәйрәмнәре һәм өлкәннәр өчен чаралар оештыручы булып эшли башлый. Тик Илнара Насимҗан кызының бер хыялы була - үз кафесын булдырып, анда матур кичәләр алып бару. Аның бу теләге елдан- ел көчәя бара. Һәм, ниһаять, үз көченә ышанып, ул үз эшен ачарга карар итә.

"Тормышта бер нәрсә дә җиңел генә бирелми. Максатка ирешү өчен алга барырга һәм эшләргә кирәк!", - ди Илнара Нәсимҗан кызы.

Ил Президенты Владимир Путинның карары белән барлыкка килгән "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында атна саен "Эшкуарлык сәгате" форматында Тәтешле район Хакимияте башлыгы Фәнур Шәйхисламов белән очрашу үткәрелә. Анда да Илнара шушы сүзләрне әйтте.

2020 елның сентябрендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бизнес-планны уңышлы яклап, Илнара үз эшен ачуга социаль контракт төзегән. Кирәкле бинаны арендага алып, җиһазлар кайтарткан, эшкә яңа хезмәткәрләр алган. Менә инде 2 ел кафе халыкны тәмле ашлары һәм матур чаралары белән сөендерә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в